ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты «Иманның татлылыгы. Сахих Бохари (хәдисләр)” китабын нәшер итте.
Әл-Бохари ислам дөньясында киң танылган хәдисләр җыентыгы - күптомлы «Әл Җамигъ әс-Сахих» («Ышанычлы хәдисләр җыелмасы») китабы авторы, исламият галиме. Әлеге җыентыкны төзегәндә әл-Бохари 1000 дин галиме белән киңәшә, 600 мең хәдисне тикшерә, 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан дөреслеккә туры килә дип исәпләгән 7397 хәдисне сайлап ала. Шул заманда ук «Әс-Сахих» фикъһ өлкәсендә мөһим кулланма буларак таныла. 1917 елга кадәр әл-Бохари туплаган хәдисләр Казанда берничә тапкыр басыла. 1990 еллардан соң хәдисләр җыентыгының татар һәм рус телләрендәге берничә кыскартылган нөсхәсе нәшер ителде.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.