Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эшчәнлеге турындагы” ТР закон проектын эшләү мәсьәләсе каралды.
Утырышта әлеге законны эшләү буенча эшче төркем булдырылды. Аны комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкләячәк.
Эшче төркем составына ТР Дәүләт Советы депутаты, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, ТР ДС депутаты, В. Качалов исемендәге Казан академия Рус Зур драма театры директоры Александр Славутский, ТР театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г. Камал исемендәге Татар академия театрының драматургия өлеше җитәкчесе Нияз Игламов, ТР Мәдәният министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Мария Соколова, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, ТР Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Казанцева, ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсенең закон проектлары эшчәнлеге буенча бүлекнең баш киңәшчесе Сания Хисамова, ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең социаль законнар чыгару бүлегенең баш киңәшчесе Анжела Кәримова, ТР Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү буенча бүлекнең баш консультанты Наилә Сираҗиева керәчәк.
Әлеге мәсьәлә буенча карарның үтәлеше өстеннән контроль комитет рәисе Разил Вәлиевка йөкләнә.
Комитет утырышының көн үзәгендәге мәсьәләләрнең тагын берсе “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы” ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын караудан гыйбарәт булды. Разил Вәлиев комитет тарафыннан кертелә торган төзәтмә турында әйтте. Законның 11 нче маддәсенә, суд тарафыннан экстремистик дип табылган оешмалар белән элек җитәкчелек иткән яки аңа кергән затларның дини оешмалар булдыруын тыю турындагы пунктны өстәргә тәкъдим ителә. Бу эш белән шөгыльләнүгә 10 ел дәвамында чикләү булырга тиеш, дип саный депутатлар. Законга төзәтмә кертүгә федераль закондагы үзгәрешләр дә җирлек тудыра. Закон проектын ТР Дәүләт Советына кертү турындагы карарны комитет әгъзалары бертавыштан яклап чыкты.