КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

“Питрәч” идарәче компаниясе” директоры  - күп фатирлы йорт түбәләреннән, “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Идел буе бүлекчәсе  Питрәч район идарәсе башлыгы -  административ бина түбәсен вакытында кар һәм боз катламыннан чистартмаганнары өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ике очракта да 15әр мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шигали һәм Питрәч авылларында яшәүчеләргә карата ике административ беркетмә төзелгән. Алар үз алларындагы карны юлга  чыгарган.  Шуның аркасында  2шәр мең сум  штраф түләячәкләр.

 

Кощак  мәктәбе  укучылары Эльза Азатян һәм Сергей Горбунов республика олимпиадаларында призер булды.  Эльза -  хокук фәненнән, Сергей физкультурадан бик яхшы  күрсәткечләргә ирешкән.

 

Колай мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Наира Алтунян һәм  9 нчы сыйныф укучысы Алина Сергеева I Бөтенроссия гомумбелем оешмалары бәйгесенең республика этабында турыдан-туры катнашу финалында лаеклы чыгыш ясады. Кызлар  жюри әгъзаларына һәм тамашачылар игътибарына  мәктәп үзидарәсе эшен тәкъдим иткән һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнгән.

 

Техник регламент  шартлары буенча автомобильнең кышкы резиналары булмаса, аны кышын куллану тыела. Шулай ук  кышкы резиналары булып та, протекторда кимчелекләр булганда, автомобильләрдән  файдалану тыела.

Әлеге таләпне үтәмәгән өчен административ җаваплылык-кисәтү яки 500 сум  күләмендә штраф каралган.

 

“ҖӘҮҺӘР” ТАТАР ХАЛЫК ФОЛЬКЛОР АНСАМБЛЕ атна башында ук “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балаларга татар халкының борынгы көнкүреш гореф-гадәт һәм йолаларын эченә алган “Орчык өмәсе” күренешен күрсәтте. Алар балаларга татар халык җырларын, биюләрен, табышмакларын, уеннарын, такмакларын, орчык, каба, бәйләү энәләре, сарык йонын эрләү, бәйләү, оекбаш ямау кебек кул эшләрен җыелышып эшләүне күңелле тамаша сыйфатында сәхнәләштереп тәкъдим итте.

 

КАЗАНДА ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА БУЕНЧА АЧЫК БЕРЕНЧЕЛЕКТӘ яшүсмерләр арасында  уртача дистанциядә чабып, Шәледән Илшат Мәннапов 1 нче урын яулады (тренеры Василий Мастров).

 

Узган айда безнең районда  4 янгын килеп чыккан (узган елның шул чорында - 2). Пиротехник әйберләр белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә,  2 кеше зыян күргән. Быел янгыннарның төп сәбәпләре  - пиротехник әйберләр белән саксыз эш итү,  электр җиһазлары һәм мичләрнең төзек булмавы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International