Гыйнвар аенда Татарстанда 75 миллион данә йомырка һәм 15,5 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 114 һәм 103 процентны тәшкил итә. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Галиев хәбәр итте.
Хисап вакытына кошларның баш саны 400 мең башка артып, 13,5 миллион башка җиткән (102 процент).