“Бүгенгә вирус авыруларының котырыну аркасында уку йортлары карантинга ябыла. ОРВИ белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта, - ди район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Татьяна Вавилова. Әлегә нинди дә булса чаралар күрергә нигез юк. Шулай ук бездә грипп та теркәлмәгән.
Район ЗАГС хезмәткәрләре Гашыйклар көнендә никахларын теркәргә теләүчеләрнең аз булуын билгеләп үтте. Бу көнне бары өч яңа гаилә барлыкка киләчәк.
Пимәр авылы халкы матур гадәт керткән. Алар ай саен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләренә бара. Гыйнварда алар бер спектакль карап кайткан инде. Хәзер алар чираттагы спектакльгә барырга әзерләнә. Сүз уңаеннан, аларга татартауиллеләр дә кушылган.
Шәле мәчете үткәргән “Мин рәсүлебезне яратам” шигырьләр бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Айсылу Вәлиева, Данир Яруллин, Фәнил Галиуллин, Зәкәрия Батыршин җиңеп чыккан. “Рус телендә иң яхшы шигырь” номинациясендә Диләрә Мөхәммәтҗанова җиңүче дип танылган. Бәйгене оештыручылар җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләр тапшырган.
Редакция игълан иткән “Яхшы кәеф бүләк ит” рәсем асты язу бәйгесендә Ленино-Кокушкинодан Татьяна Кузнецова җиңеп чыкты. Питрәчтән Гүзәл Волостнова һәм Татар Казысыннан Флера Хәйретдинова спонсордан хуплау призлары алачак.