Районда яшь белгечләрне көтәләр

2015 елның 13 феврале, җомга

- Без мондый очрашуларны республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрәбез. Без  белгечләрне тармакларга җәлеп итү һәм шунда калдыру өчен тырышабыз.  Уку вакытына  предприятие һәм  югары уку йортын өч яклы  килешү төзегән студентлар өчен бу - яхшы стипендия,  яшь белгечләр өчен  - эшкә урнашуда ташламалар, хезмәт хакына өстәмәләр, торак белән тәэмин итүдә ташламалар, һәръяклап хуплау, - дип билгеләп үтте Тәлгать Таһирҗанов.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Виктор Усенко һәм Казан дәүләт аграр университеты профессоры Ринат Абдрахманов белгечлекләр, укырга керүчеләргә каралган таләпләр һәм  студентлар көнкүреше турында сөйләде.

Кайчандыр Питрәч мәктәпләрен тәмамлаучы хәзерге студентлар укучыларга  үзләренең уку йортлары турында сөйләде.

- Ветеринария табиблыгына укырга керүемә мин бик шатмын, - ди Казан дәүләт ветеринария академиясенең өченче курс студенты Эльмира Кафеева.  -  Бу шундый кызыклы белгечлек. Районга кайтасым килә, мине монда көтәләр.  Татар Тау Илендә  агрофирмада практика үттем. Әлеге өлкәдә хезмәт хакына килгәндә, үзеңне күрсәтсәң, һичшиксез, тырышлыгыңны күрми калмаслар, тиешенчә бәяләрләр, дип уйлыйм.

- Мондый чаралар  үткәрелеп торырга тиеш, -  дип уй-фикерләре белән уртаклашты 1 нче мәктәп укучысы  Регина Яковлева. – Мин үземнең кем булачагымны беләм инде,  мин программист булырга телим. Әмма әлегә  уку йортларын сайларга өлгермәгәннәр өчен файдалы  мәгълүматлар алырга була монда.

- Үз  авылыңда үзеңне белгеч буларак  күрсәтү мөмкинлеге була икән, нишләп анда  кайтмаска , - ди Регинаның сыйныфташы Алмаз Гәрәев. Дөрес,  ул да киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә планлаштырмый. Шулай да югары уку  йортына,  һичшиксез, керәчәк. Районда  төрле юнәлештәге белгечләр бик кирәк бит.

- Без сезне районда көтәбез һәм   монда кайтып эшләргә теләүче яшь белгечләрне һәръяклап хуплаячакбыз, - диде залдагыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Эдуард Дияров.

Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашуда мәктәп укучыларына  Татарстан Республикасы Президент Идарәсенең  ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча белгече Андрей Петухов һәм Татарстан Республикасы Иҗаты Яшьләр академиясе активистлары мөрәҗәгать итте:

- Без  укучыларны  “Алмаска да, бирмәскә дә” проектында  катнашырга чакырабыз һәм “Татарстан яшьләре ришвәтчелеккә каршы”  дигән мөрәҗәгатьтә үз сүзләрен язып калдырырга тәкъдим итәбез.

Укучылар өстәл янына килеп, текст белән танышты, документ тутырдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы предприятие белән  килешү төзеп   белем алучы студентларга 10 мең сум күләмендә стипендия  вәгъдә итә.

Югары белемле яшь белгечләргә эшкә урнашкан елында - 100 мең сум, урта һөнәри белемле белгечләргә 50 мең сум  ярдәм акчалары бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International