«Зарница-2015»

2015 елның 17 апреле, җомга

13 апрельдә Питрәчнең беренче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе командасы Республика күләмендә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында узучы “Зарница” хәрби-патриот уенының зональ этабында катнашты, ул Саба районы җирлегендә булып узды.

Команда “Россия символлары” плакатлар конкурсында II нче урынны, “Россия тарихының танылган битләре” һәм “60 метрга йөгерү”, номинацияләрендә III нче урыннарны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International