III нче Халыкара олимпиадасы

2015 елның 26 апреле, якшәмбе

20-23 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә  татар теле һәм әдәбияты буенча III нче Халыкара олимпиадасы булып узды. Олимпиаданың йомгаклау өлешендә 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрле Рәсәй Федерациясенең 22 төбәгеннән һәм чит илдән 500 дән артык укучы һәм студент катнашты, алар рәтендә Питрәч муниципаль районыннан 3 укучы катнашты (Галиәскарова Руфинә Рәшит кызы -  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Чыты урта белем бирү мәктәбе», Фәхретдинова Гөлдания Раил кызы -  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Чыты урта белем бирү мәктәбе», Зәйнетдинова Илмира Илдус кызы - муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Ленино-Кокушкино урта белем бирү мәктәбе»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International