Казанда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовка (1924-2014) мемориаль такта ачылды. Аны урнаштыру башлангычы белән Казанның Совет районы хакимияте һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы чыкты, дип хәбәр итә әлеге ведомствоның матбугат хезмәте.
Мемориаль тактаны ачу тантанасында ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Дамир Динниулов, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы вәкилләре, С.Әхтәмов гаилә әгъзалары һәм дуслары катнашты.
Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары Дамир Динниулов: "Сабир Әхтәмов гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлады. Истәлек тактасы еллар аша Ватанга, бурычка, законга тугрылык алып килгән әлеге ару-талуны белмәгән кешегә рәхмәтебезне чагылдырыр", - диде.
С.Әхтәмовның кызы Эльза Кантимерова үзе өчен кадерле кешене хөрмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннан соң тантанада катнашучылар 178нче мәктәпкә чакырылды, анда исә Сабир Әхтәмов музее ачылды.
Искәртеп үтәбез: Сабир ага Әхтәмовны Казан каласы халкы һәм Татарстан җитәкчелеге былтыр 21 июньдә соңгы юлга озатты.