Бүген Казан федераль университетында кеше хокуклары буенча “Икътисади, социаль һәм мәдәни хокукларны халыкара яклау” бөтенроссия мәктәбе ачылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
КФУ ректиоры Илшат Гафуров, аудитория каршында чыгыш ясаганда, мондый мәктәп Россия төбәкләрендә беренче тапкыр оештырылуын һәм иң күп тыңлаучыларны — барлыгы 200дән артык студент һәм 60лап экспертны җыюын искәртте. Алар РФ субъектларыннан килгән. Мондый төр мәктәпнең эшчәнлеге республиканың фәнни потенциалын, бигрәк тә университетның юридик факультетына ышанычның зур булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте И. Гафуров.
Фәрит Мөхәммәтшин исә бу чараның 22 июньдә ачылуы символик мәгънәгә ия булуын асссызыклады. “Бүген, сугыш башланган көнне, илдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә, - диде ул. – Сугыш азатлык һәм илнең иреге өчен генә түгел, ә кеше хокуклары һәм яшәү өчен дә барды. Икенче Бөтендөнья сугышы хаталарын кабатламас өчен заманча халыкара кеше хокуклары системасы булдырылды. БМО институтлары барлыкка килде, Кеше хокуклары буенча Европа суды оештырылды, кеше һәм гражданнарның яклау буенча декларацияләр кабул ителде һәм механизмнар эшләнелде”.
Төрле милләт вәкилләренең хокукларына килгәндә, ТР парламенты җитәкчесе РФ һәм ТР дәүләт органнары арасында 1994 елда төзелгән Килешүне дә югары бәяләде. “Хәзерге вакытта Татарстан Федераль үзәк белән килешүдә булган РФның бердәнбер субъекты. Бу килешү уңышларга ирешүгә, шул исәптән кеше хокуклары буенча да алга бару өчен зур мөмкинлекләр бирде”, - дип игътибарын юнәлтте Ф. Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советы Рәисе закон чыгаручылар, юридик һәм суд бергәлекләре каршында торган бурычларга да тукталды. “Кеше хокукларын ныгыту буенча соңгы чирек гасырда илдә бик күп нәрсә эшләнелде. Әмма без законнарны хокукый яктырту һәм гамәлгә ашыру буенча артта калабыз , - диде ул. – Суд карарларының шактые тормышка ашырылмаган. Бу суд системасына, тулаем дәүләт хакимиятенә карата ышанычны киметә. Җәза бирүне кырысландыру яисә штраф күләмен арттыру белән артык мавыгырга түгел, ә законнарның тәрбияви, алдан кисәтү ягын ныграк кайгыртасы иде.”
КФУда кеше хокуклары буенча бөтенроссия җәйге мәктәбе 28 июньгә кадәр эшләячәк. Анда 2013 студентның белем алуы ниятләнә. Әлеге мәктәпне кеше хокуклары буенча белем алучы магистрлар мәҗбүри рәвештә узарга тиеш. Чара БМОның Россиядә кеше хокуклары буенча югары комиссариаты, КФУ һәм ТРда кеше хокуклары буенча кеше хокуклары буенча вәкиллеге тарафыннан уздырыла, диелә республика закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәрендә.