Р.Миңнеханов Татарстанда полиэтиленоксид җитештерү һәм куллану мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

 Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

"Экологик химия" фәнни-җитештерү фирмасы  (Новосибирск) генераль директоры урынбасары Антон Иванов чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга,  суда эри торган уникаль полимер буларак, югары молекуляр полиэтиленоксид турында сөйләде. Ул аны химия сәнәгате, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, ветеринария һәм башка тармакларда куллану мөмкинлеге турында хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, полиэтиленоксид «Казаньоргсинтез»да җитәрлек күләмдә җитештерелгән, әмма  иң югары сыйфатлы материал махсус куллану өчен алынган.

 Докладны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда полиэтиленоксид җитештерү һәм куллану мөмкинлекләрен өйрәнү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, нефть предприятиеләре вәкилләрннән торган эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

"Яңа өстәмәләр, яхшыртылган материаллар файдалану безгә югарырак сыйфатлы продукция алырга булышачак", - дип өстәде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International