(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Нефть бәясе ел азагына кадәр барреле 25-30 долларга кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта нефть буенча махсуслашкан "Andurand Capital" инвестиция фондына нигез салучы һәм төп инвестицион директоры Пьер Андюран белдергән, дип хәбәр итә "Известия". Аның сүзләренчә, алдагы 2 елда котировкалар 25-50 доллар тирәсендә булачак. "Мин бәяләр 2018 елдан башлап арта башлар дип саныйм. Тәкъдимгә бәйле зур өзеклекләр булса, ралли иртәрәк башланырга да мөмкин. Түбән хаклар мәңге дәвам итә алмый, тик, минемчә, тиздән без 2015 ел азагында яки 2016 елда 25-30 доллар тирәсендәге тагын да түбәнрәк бәяләр күрә алачакбыз. Базарга үзен җайга салу өчен вакыт кирәк", - дип билгеләп үткән белгеч.