Торак-коммуналь хезмәтләр өчен казанлыларның һәр 4 нчесе бурычлы, бурычы күп җыелганнарны торагыннан чыгару юнәлешендә эш алып барыла

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 1 июльгә 2 млрд сумга җиткән. Шул ук вакытта күрсәтелгән ТКХ өчен 6 айдан артык түләмәүчеләрнең, ягъни “таләпләрне явызларча бозучылар”ның бурычы агымдагы ел башыннан 168,3 млн сумга (10 процентка) арткан һәм 1,8 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта бәян итте.

Шул рәвешле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен Татарстан башкаласында 50,5 мең гаилә 100 мең сумга кадәр бурычлы, 1,7 мең гаилә 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаилә 301 мең сумнан 600 мең сумгача бурычка баткан. Лицевой счет буенча рекордлы сумма 9 кешелек гаиләдә - 1,3 млн сум. Шуның кадәр бурычка чумган әлеге гаилә Яңа Савин районында гомер итә, өлкәннәре эчкечеләр буларак уңышсыз гаилә санала. Бу очрак буенча гаиләнең бурычын түләттерү турында суд карары бар, ләкин яшәешләре буенча аларны бурычларын каплар дип җитди ышаныч юк, шуңа күрә муниципаль фатирдан гаиләне чыгару буенча иск әзерләнә. “Гомумән, без 6 иск биргән идек, 2сен суд канәгатьләндерде: фатирларыннан кешеләр бүлмәләргә күченәләр була. Хәер, ул кешеләр үзләрен шундый хәлгә җиткергән ки, алар торак шартлары начарайганны сизмәскә дә мөмкин”, - дип сурәтли И.Гыйниятуллин. Шушы 6 иск буенча гомуми бурыч - 2 млн сумга якын. Суд карары белән, 217 мең һәм 477 мең сум бурычлы 2 гаилә 27 кв.м һәм 53 кв.м мәйданлы фатирларыннан 9 кв.м һәм 12 кв.м бүлмәләргә күченә. Тагын 3 гаилә суд тикшерүе барышында 694 мең сумлык бурычын каплаган, 1 иск гаризасы хәзер судта кала бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International