Илдар Халиков ТР Сарман районында күпфункцияле үзәк ачылышы тантанасында булды

2015 елның 31 августы, дүшәмбе
Бүген Сарман районы Ляки авылында күпфункцияле үзәк ачылды, шулай итеп хәзер бер түбә астында мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшлиячәк. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашты.
Күпфункцияле үзәк төзелеше гыйнварда башланды. Бу яңа бина төзелешенә республика бюджетыннан 9 млн 459 мең сум бүлеп бирелгән, район бюджетыннан 600 мең сум чамасына кирәк-яраклар алынган. Бүген ачылган яңа күпфункцияле үзәк районда республика Президент программасы буенча төзелгән дүртенче бина.
"Күпфункцияле үзәк ачылышы - авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район өчен шатлыклы вакыйга, - диде Фәрит Хөснуллин. - Быел районда 25 төрле объект төзелә, күбесе ачылды инде".
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән, күпфункцияле үзәк ачылышы һәм Республика көне уңаеннан иң изге теләкләрен белдерде.
"Яңа бина өчен матур урын да сайланган, сыйфатлы итеп төзелгән дә, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бу мәдәният йорты чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Август ахырында бөтен республика буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП лар, күпфункцияле үзәкләр ачылды. Республикадагы үзгәрешләрне үзегез күрәсез. Фермалар да төзелә, яңа эш урыннары булдырыла. Болар барысы да халыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен эшләнелә".
Илдар Халиков төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мәдәният йорты директоры Юрий Антоновка җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Мәдәният йортында кунакларга "Иганя" керәшен халык ансамбле концерт программасы тәкъдим ителде.
Аннары Илдар Халиков авыл фельдшеры бүлмәсенең ничек җиһазлануы белән танышты. Республика Премьер-министры шулай ук "Сандугач" балалар бакчасында, Сарман аграр көллиятендә булды, дип хәбәр итә "Сарман" газетасы редакциясе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International