Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бүген Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул "Kazan-Arena" стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда ТР лидеры котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм башкала кунагы ишетте.
"Сезне иң төп бәйрәмнәребезнең берсе - Республика көне белән котлыйм. Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә: күптән түгел генә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Яңа объектлар төзелә. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара - бу безнең яшәү мохитебез бит", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
"Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз. Бәйрәмебез күңелле үтсен!" - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
"Kazan-Arena" янында узган концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары - җырчы Юрий Антонов һәм «А-Cтудио» төркеме катнаша.