Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген "Kazan City Racing - 2015" автоспорт тамашасында булды. Әлеге чара Казан Кремле янында Меңьеллык мәйданы буенда үткәрелгән махсус трассада узды. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: "Kazan City Racing" беренче мәртәбә 2014 елда үткәрелде. Быел әлеге чара Республика көнен бәйрәм итү кысаларында уздырылды. Рөстәм Миңнеханов Россиянең атаклы дрифтерларының күрсәтмә чыгышларын карады. Тамашачылар алдында "Ле-Ман сәгате" тәүлек буе үткәрелә торган марафонда LMP1 югары дәрәҗәсендә катнашкан Марк Шульжицкий чыгыш ясады. "Nissan Nismo" пилотының "Nissan GT-R" суперкарында чыгышы иң кызыклысы булды.
Чараның көтеп алынган төп мизгеле "Формула-1 Infiniti Red Bull Racing" командасы йөртүчесе Даниил Квят күрсәтмә чыгышы булды. Спортчы берничә мәртәбә болидта әйләнеп чыкты, шуннан күп санлы кунакларны сәламләде.
Татарстанның "КАМАЗ-Мастер" командасы да трюклар күрсәтте. Күрсәтмә дрифттан башка спортчылар 9 тонналы авыр йөк машинасында трамплиннан сикерделәр: "КАМАЗ" автомобиле 20 метрга бик уңышлы "очты".
Аннары Рөстәм Миңнеханов "Камаз-Мастер" командасы боксында булды. Спортчылар Казанга өч автомобиль алып килгән, аларның икесе "Дакар" раллиенда җиңгән. Моннан тыш, газ ягып йөри торган двигательле авыр йөк машинасын да күрсәтелде.
Шулай ук ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Горький автозаводының "ГАЗ Рейд Спорт" командасы, "RWT-Motorsport" шоссе-боҗра узышы буенча Россия командасы һәм "Формула-1 Infiniti Red Bull Racing" боксында да булды.