Республика көне уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, бүген Казандагы “Корстон” комплексында  тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды.

Анда урта һәм кече бизнес, сәламәтлек саклау, белем бирү, ТРның дини даирә, яшьләр һәм яшьләр оешмалары, урман хуҗалыгы, экология хезмәте вәкилләре, хокук саклау, прокуратура, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә, энергетика, газ һәм химия, нефть сәнәгате тармагында хезмәт куючылар, ТР муниципаль берәмлекләре арасында смотр-конкурс җиңүчеләре һ.б. - барысы 650дән артык кеше чакырулы иде. Шулай ук тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дә катнашты.

Тантана Татарстан һәм Казанның казанышлары, ирешкән уңышларына багышланган ролик белән ачылды.

Бәйрәм чарасына килүчеләрне Рөстәм Миңнеханов бу вакыйга белән тәбрикләде. “Бүген Татарстан өчен иң зур бәйрәм — Республика көне. Бүген Татарстан һәм яңа Россиягә - 25 ел, - диде ул. – Сезгә тәкъдим ителгән бу ролик Татарстанның ничек, ни рәвешле үзгәрүен чагылдыра. Без 1990 нчы, 2000 нче елларны бик яхшы хәтерлибез һәм монда утыручы өлкәнрәк буын авыр чорларны узды, яшьләр исә Татарстан хәзерге вакытта Россиядә лидерлар рәтендә булсын өчен барысын да эшли, - диде ул һәм РФ Президенты Владимир Путинның республикага ярдәм итүен, Татарстанга хәзер авыр бурычлар куелуын, әмма ул бурычларның барысы да үтәлеп барылуын искәртте. – Бу республиканың мөмкинлекләрен-куәтен күрсәтә - ул сәнәгать, ресурслар һәм, әлбәттә, кеше потенциалы - сәләтле, булдыклы, максатчан кешеләр”, - диде республика лидеры һәм ил, Татарстан үсешенә зур өллеш керткән өчен залда утыручыларга рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов республика башкалардан ким була алмавын, әле киләчәктә зур эшләр башкарырга кирәк булачагын һәм Татарстанның кимчелекле яклары да юк түгеллегенә басым ясады. Әлеге мәсьәләләрнең системалы рәвештә чишелүен, Татарстанда 30 программа эшләвен дә искәртте ул. “Дөрес, бер көн эчендә генә барысын да үзгәртеп булмый. 25 ел элек, 10 ел элек без ничек яши идек, исегезгә төшерегез әле, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан җитәкчесе һәм республикада булган эре сәнәгать оешмаларын санап, аларның партнерлары халыкара компанияләр булуын ассызыклады. – Бездә алдагы буын төзегән, авыр вакытларда сакланып калган нигез бар. Республика барысын да саклап кала алды. Безнең конфессияләр вәкилләренә дә рәхмәт белдерәсем килә. Тынычлык һәм үзара аңлашу ярдәмендә без шундый уңышларга ирешәбез. Без барыбыз да-  бер зур Россия гаиләсе”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгышыннан соң сәхнәдә Салават Фәтхетдинов “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарды. Шулай ук сәхнәдә Юрий Антонов, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина кебек танылган җырчылар, ТРның әйдәп баручы иҗат төркемнәре дә чыгыш ясады.

Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Республика көне уңаеннан булган котлаулары да яңгыраш тапты.

“Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар! Татарстан халкының иң зур бәйрәме — Республика көне. Бу бәйрәмнең тарихы бик гыйбрәтле: 25 ел элек без үз өстебезгә күрелмәгән җаваплылык алдык һәм шушы юлдан хәзергәчә лаек барабыз, - диелгән иде М. Шәймиев котлавында. – Иң мөһиме — республика җитәкчелегенең аның күп милләтле халкын берләштерү, мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш сыйфатын яхшырту. Бу безнең тиңсез байлыгыбыз. Республика казанышларында сезнең өлешегез олы рәхмәткә һәм тирән ихтирамга лаек”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International