ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Татарстанның бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Россия Федерациясенең атказанган артисты" мактаулы исеменә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артистлары Артем Белов и Нурлан Канетов лаек булды. "Татарстанның халык артисты" исеме Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Искәндәр Хәйруллинга бирелде. Кинорежиссер, "Татарстан Республикасы кинематографистлары берлеге" оешмасының идарә рәисе Илдар Матуров һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә, шушы ук театр артисты Олег Ивенко - "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булды. "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме Татарстанның Мәдәни мирас үзәге җитәкчесе Илзирә Кузьминага бирелде. "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеменә "Татмедиа" АҖ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары Сөмбел Таишева һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина лаек булды.