Р.Миңнеханов: “Иң җаваплы вазифа – халык белән аралашу, проект-планнарны гамәлгә ашыру муниципалитетлар җилкәсенә төшә”

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген, Республика көнендә, ТР муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңүгә ирешкән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. ТР Парламенты бинасында булган тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.

Искәртеп үтик: смотр-бәйге 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Конкурсны ТР Муниципаль берәмлекләр советы оештыра.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Барыгызны да чын күңелдән иң төп һәм кадерле бәйрәмебез – Республика көне белән котлыйм! Сезгә исәнлек-саулык телим! Киләчәктә дә республикабызга тырышып хезмәт итәргә язсын!” – дигән теләкләрен җиткерде. Ул бүгенге тантанага республикабызның нигезен тәшкил итүче кешеләр җыелганлыгын ассызыклап, иң җаваплы вазифаның – халык белән аралашу, проект-планнарны гамәлгә ашыруның җирлекләр, районнар һәм шәһәрләр җилкәсенә төшүен билгеләп узды.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеле бер сәбәпләр аркасында муниципаль җирлекләр дәрәҗәсенә игътибарның һәрвакытта да тиешле кадәр юнәлтелмәве турында әйтеп, елга 2 тапкыр муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясауның яхшы традициягә әйләнүен искәртте. “Чынлыкта, җирлекләр – безнең кайгыртуга мохтаҗ бик мөһим звено. – диде ул бу уңайдан. – Безнең эштә оперативлык һәм мобильлек зарур. Бүген тапшырыласы автомобильләр – ниндидер көйсезлек чагылышы түгел, ә тормышыбызда авторучка, компьютер кебек алыштыргыз, республикабыз халкы файдасына тиз һәм оператив эшләргә мөмкинлек бирә торган чаралар” – дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүген күп санлы республикакүләм, федераль һәм муниципаль программалар тормышка ашырылуын искәртеп, моның барысы татарстанлыларга юнәлтелүен билгеләп узды. “Без бүген бергәләп 5 елга 1 тапкыр төп имтиханны тапшырабыз: алдыбызда эшебез турында хисап тотып, киләсе мандатны алу бурычы тора. Әлеге мандатны алу өчен без тырышып эшләргә һәм нәтиҗә күрсәтергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә. Ул Татарстанда соңгы чирек гасырда, бигрәк тә соңгы 5 елда, бик күп эшләр башкарылуына игътибар юнәлтеп: – Татарстанның бүгенге рейтингы – уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә тәртип булмаса, республика Президенты, җирлекләрдә тәртип булмаса, район яки шәһәр хакимияте башлыгы яхшы була алмый. Димәк, без – бер команда. Һәрберегезне аяусыз хезмәтегез, республикабыз үсешенә, димәк, Россия үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм” – дип чыгышын йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Минсәгыйть Шакиров конкурс лауреатларын Республика көне алдыннан бүләкләүнең күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте. Ул конкурста, муниципаль берәмлекләрдән тыш, шәһәр округларыннан муниципаль учреждениеләрнең дә катнашуына игътибар юнәлтте. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, 5 ел эчендә җәмгысе меңнән артык транспорт чарасы тапшырылган.

Чарада Питрәч муниципаль районының Пимәр авыл җирлеге башлыгы Әлмирә Галиева лауреатлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә сүз бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International