Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән ТРның Алексеевск районында булды, анда район активы белән очрашты, шулай ук фельдшерлык-акушерлык пункты һәм балалар бакчасын ачуда катнашты.
"Президент программаларының район үзәкләрендә генә түгел, һәр авыл җирлегендә эшләве сөендерә, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкына мөрәҗәгать итеп. - Бүген без сезнең авылда урнашкан ФАПны ачабыз. Ә бит 10 ел элек үк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдәге бөтен ФАПларны ябу турында карар кабул иткән иде. Республика җитәкчелеге бу карарга каршы чыкты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең ФАПлар челтәрен киңәйтү юнәлеше дөрес булды. Авылларда кичектергесез ярдәм күрсәтә алырлык медицина пункты булырга тиеш".
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе 50 урынга исәпләнгән "Дюймовочка" балалар бакчасын ачуда катнашты. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Алексеевск районында балалар бакчаларына чират 3 яшьлекләр арасында гына түгел, яслә яшендәге балалар арасында да юк. "Татарстанда сирәк районнар гына мондый казаныш белән мактана ала", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы сүзләренчә, 1 сентябрьгә Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча барлык планлаштырылган эшләр дә тәмамланачак.
Алексееевск районында спорт мәйданчыгы һәм парк ачылу дәүләти-хосусый партнерлыкның яхшы мисалы булды. "Россия буенча тулаем алганда дәүләти-хосусый партнерлык турындагы закон начар эшли, - дип зарланып алды Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. - Татарстанда дәүләт һәм бизнесның үзара мөнәсәбәтләр өлкәсен җайга салучы республика законы кабул ителде, әмма ул да социаль мәсьәләләрне уртак хәл итүнең бөтен мөмкинлекләрен тормышка ашырмый". Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, иң мөһиме - кешеләрне җәлеп итү, аларда катнашу теләге уяту. Хәзерге вакытта гражданнарның үзара салым программасы шуңа юнәлдерелгән, татарстанлы керткән һәр сумга республика бюджеты тагын 4 сум өсти. Әлеге акчалар муниципалитетларны төзекләндерүгә тотыла, зиратлар тәртипкә китерелә, территорияләр яшелләндерелә.
Социаль объектларда булганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районы активы белән очрашты.
Сөйләшү барышында район үсешендәге уңышлар һәм авырлыклар турында сүз барды. Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков билгеләп узганча, казанышлар күзгә күренеп тора. 2014 елда район буенча тулаем район продукты 5,6 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгый җитештерү («Алексеевская керамика», «Алексеевский молочно-консервный комбинат», «Алексеевская ФХТ») дә, авыл хуҗалыгы да үсеш кичерә. Районда 7436 хосусый хуҗалык бар, аларда 5 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 2,4 мең сыер. 20 гаилә фермасы төзелгән.
Шул ук вакытта парламент башлыгы хосусый ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттырырга өндәде. "Сыерлы кеше - сыйлы кеше", - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Алексеевскилылар өчен аеруча кискен мәсьәләләр арасында - бистәдә чистарту корылмаларын реконструкцияләү зарурияте, шулай ук район үзәгенең хәзерге вакытта актив төзелеш барган көнчыгыш өлешен инфраструктура ягыннан үстерү.
Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы сайлау кампаниясе үзенчәлекләренә дә тукталды, ул, Дәүләт Советы җитәкчесе фикеренчә, катлаулы икътисади шартларда уза. Сентябрь аенда республика Президенты һәм 7716 җирле совет депутатын сайларга туры киләчәк. Парламент башлыгы алексеевскилыларны алда көтелгән тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.