Илдар Халиков Түбән Камада югары технологияле хастаханә ачылу чарасында катнашты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада югары технологияле хастаханә ачылу чарасында катнашты.

Хастаханәдә кешеләр уңайлыгы өчен кирәкле бөтен шартлар да булдырылган, җиңел автомобильләр өчен уңайлы парковка да бар, "Уңайлы мохит" программасы таләпләре дә үтәлгән.

Илдар Халиков яңа комплексны халыкара класслы медицина үзәкләре белән чагыштырды. "Бу Германия, Австрия, Сингапур дәрәҗәсе, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры. - Моны ишетеп кенә белмим, миңа чит ил клиникаларында булырга туры килде. Сездә, сүз уңаенда, яхшырак әйберләр дә бар".

Түбән Кама мэры Айдар Метшин сүзләренчә, шәһәрдә бу вакыйганы 23 ел көткәннәр. "327 миллион сум - Түбән Камадагы яңа медицина объектының бәясе шундый. Хастаханә 80 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк һәм биредә ярдәм иң югары дәрәҗәдә булачак", - дип ышандырды Айдар Метшин.

Түбән Кама мэры хастаханә төзүдә ярдәм иткәннәре өчен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиковка рәхмәт белдерде. "Төзелешнең катлаулы йомгаклау этабында Илдар Халиков ярдәме белән кирәкле карарлар кабул ителде. Ул бүгенге вакыйганы якынайтырга булышты", - дип ассызыклады Айдар Метшин һәм ТР Министрлар Кабинеты, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

2 нче хастаханә тулы көченә киләсе атна азагында эшли башлый. 

Татарстан Премьер-министры яңа җиһазларны үзендә сынап карады. Күзләрен тикшертеп, Илдар Халиков участок терапевты кабинетында урнаштырылган зур булмаган аппарат ярдәмендә үзенең пульсын һәм үпкәләре торышын белеште. Терапевт Ирина Малькова белән сөйләшеп, ТР Хөкүмәте башлыгы участок табибы белән пациент арасындагы туры элемтәнең мөһимлеген ассызыклады. Илдар Халиков системаны тагын да камилләштерергә: визиткалар эшләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителгән Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International