Казанда "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессия фестивале уза

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

 Бүген Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган  "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессия фестивале уза. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та булды.

Фестивальдә 4 павильонда Татарстан халыклары ассамблеясының 20дән артык милли-мәдәни мохтарияте тәкъдим ителгән. Павильоннарда милли тәм-томнардан авыз итәргә, милли киемнәр, бизәнү кирәк-яраклары һәм кулдан ясалган башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге күргәзмәсе дә эшли, анда Кукмара итекләре, кыйммәтле металлардан ясалган бизәнү әйберләре, иконалар һ.б.лар сатыла. Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган фотокүргәзмә эшли. Шамаил һәм икона ясау буенча мастер-касслар уза.  

Рөстәм Миңнеханов павильон һәм күргәзмәләр белән танышты, аннары җыелучыларга сәламләү чыгышы белән мөрәҗәгать итте. "Мин сезгә уңышлар, нык сәламәтлек телим. Һәркайсыгызга гражданлык позициягез, сезнең активлык, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар алдында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да  чыгыш ясады.

Фестивальне оештыруда ТРда яшәүче барлык конфессия вәкилләре катнашкан, алар концерт программасына үзләренең иҗат төркемнәре чыгышларын керткән. Концерт программасында професионаллар да, үзешчән сәнгать коллективлары да бар. Үзешчән сәнгать коллективлары Бөгелмә, Менделеевск районнарыннан, Чаллыдан килгән. Моннан тыш, бәйрәмне Татарстан халыклары ассамблеясе иҗат төркемнәре, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, ТРның атказанган артистлары чыгышы да бизәде. Кич белән яшьләр коллективлары чыгыш ясый, алар заманча эшкәртүдә этник музыка тәкъдим итәчәк. Фестиваль 19.00дә тәмамлана.

"Президент белән бергә" хәрәкәте волонтерлары Кремль яр буенда "Республика тасмасы" акциясен үткәрә: егетләр һәм кызлар теләгән барча кешегә Татарстан флагы төсендәге тасмалар тарата. Бу акция Республика көнен бәйрәм иткән көннәрдә бөтен Татарстан буенча уза.                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International