Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусын карады

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусында булды.  Ул Казанның Себер тракты, 31 йорт адресы буенча урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып йөрде.

2015 елның мартында ТР онкология диспансеры ачылуга 50 ел тулды. Элек төп бина Батурин урамында урнашкан иде. 2013 елда Рөстәм Миңнеханов РКОДны Казанның Себер тракты, 31 йорт адресы буенча урнашкан элеккеге 15нче шәһәр сырхауханәсе бинасына күчерү карарын кабул итте. 

Бүген ТР лидеры сырхауханә бинасында башкарылган капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Яңа корпуста пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә кирәкле бөтен шартлар булдырылган. Беренче катны зур диагностика блогы били, икенче, өченче катларда хирургия, ике онкология һәм маммология бүлекләре урнашкан. Бишенче катта - заманча операция һәм реанимация палаталары.

Бина белән танышып чыккач, Рөстәм Миңнеханов табиблар белән очрашты. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның бик әһәмиятле миссия башкаруларын билгеләп үтте. "Онкология чирле кешеләрнең терелүгә өметләре аз. Әмма сезнең ярдәм, сезнең белем һәм профессиональлек ярдәмендә аларда яңа өмет чаткысы уяна. Алар янә тормышка сөенә, үзләренең якыннары янәшәсендә була, эшкә йөри ала. Болар бар да - сезнең казаныш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов окология диспансеры хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Ул, яңа комплекс барлык таләпләргә җавап бирә һәм тиздән ачылачак, дип өстәде. "Бераз кисәтүләр бар, әмма барлык җитешсезлекләр дә кыска вакыт эчендә бетереләчәк", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук РКОД хезмәткәрләренә алга таба да ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. "Сез өегездә эштәгедән сирәгрәк буласыз. Без моны аңлыйбыз. Мин, үз чиратымда, үземнән таләп ителгәнне эшләячәкмен, кулдан килгәнчә булышырга әзер", - дип китерә республика лидеры сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International