Казанда капиталь төзекләндерелгән "Кояш нуры" яшүсмерләр клубы ачылды

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда, капиталь төзекләндерелгәннән соң, "Кояш нуры" яшүсмерләр клубын рәсми ачты.  Үзәккә аның белән бергә ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә килгән иде. 

"Кояш нуры" яшүсмерләр клубы 1999 елда ачылган һәм өстәмә белем бирү үзәге санала. Клубта гамәли сәнгать, спорт, бию, вокал һ.б. секцияләре эшли. 2014 ел азагында бина, канәгатьләнерлек хәлдә булмау сәбәпле, ябыла. Шуңа да карамастан, клуб үз эшен дәвам итә: аны күрше мәктәпләр үзенә сыендыра.

Төзекләндерү эшләре агымдагы елның февраль аенда башлана. 6 ай эчендә бинаның түбәсе алмаштырылган, фасады ремонтланган, җылылык һәм су белән тәэмин итү системасы яңартылган, эчке бизәкләү эшләре башкарылган.

Бүген үзәк янә үз ишекләрен ачты. Бер үк вакытта биредә 600гә кадәр бала шөгыльләнә ала.

Рөстәм Миңнеханов ремонтланган клуб бинасын карады: спорт залында булды, төрле түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты, шулай ук үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән сөйләште. ТР лидеры клуб янындагы территорияне төзекләндерүне дә бәяләде. Аңа хәзерге вакытта Казанда 63 шундый учреждение эшләве, аларда 16 меңнән артык бала шөгыльләнүе хакында җиткерелде.

Искәртеп узабыз: 2014 елда республика Хөкүмәте Казанның 5 яшүсмерләр клубын төзекләндерү өчен 38,3 млн сум акча бүлеп бирде. Тагын 2,5 млн сум җиһазлар сатып алуга тотылды. Әлеге программа ярдәмендә быел «Бокс» (Фучик урамы,79а), «Эфебия» (Мәүлетов урамы,21), «Электрон» (Серов урамы,17) һәм «Старт» (Побежимов урамы,53), клублары яңартылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International