Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген шәех Хамад бән Ибраһим (Бәһрәйн Корольлеге) белән очрашты.
Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр залында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында кунакны сәламләде һәм килүе өчен шәехкә рәхмәт белдерде. Ул шәех Хамад бән Ибраһимга Казанда уңай тәэсирләр генә кичерүен теләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисады турында кыскача сөйләде һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында алга таба хезмәттәшлекне үстерү өметен белдерде. ТР лидеры искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ул "Россия - ислам дөньясы" төркемен җитәкли.
"Без ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәм элемтәләрне ныгытуга җитди карыйбыз", - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.