Фәрит Мөхәммәтшин ТРның Мамадыш районында социаль объектларын ачуда катнашты, район активы белән дә очрашты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Татарстанның Мамадыш районында булып кайтты. Анда Красная Горка җирлегендә 2220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, шулай ук мәдәният йорты һәм политехник көллият базасында ресурс үзәген ачуда катнашты.

"Радуга" балалар бакчасы - балалар өчен чын мәгънәсендә күркәм сарай: бүлмәләре зур һәм якты, заманча коммуникация чаралары белән җиһазландырылган. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, бу муниципаль берәмлектәге иң зур балалар бакчасы санала. Педагоглар составы конкурс буенча сайлап алынган, биредә эшләргә теләүчеләр 1 урынга 5 кеше булган.

Җирлек өчен аеруча кирәкле социаль объектны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булачак шәхесне формалаштыруда мәктәпкәчә белемнең әһәмиятен һәм анда тәрбиячеләрнең ролен ассызыклады. Ул "Радуга"да тәрбияләнәчәк балаларга тормышларында уңышлар теләде һәм мондый объектларда иң экологик материаллардан файдаланучы төзүчеләрнең эшен билгеләп үтте.  

Красная Горка авыл җирлеге составына кергән "Мамадыш" совхозы" авылында мәдәният йорты ачылды, тиздән китапханә дә булачак. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстанда авыл мәдәният йортлары бушап калган, биналар тузган вакытлар да булды. Республикада тормышка ашырыла торган президент программасы аларны яңадан торгызу мөмкинлеген бирде. Шул ук вакытта Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районының республикадагы барлык 30 программада да актив катнашуын ассызыклады.

Сәфәрен дәвам итеп, парламент башлыгы  Мамадышның 87нче һөнәри көллиятендә булды:  500 студентны укытуга исәпләнгән объект кичә, капиталь төзеләндерүдән соң, үз ишекләрен ачты. Ремонттан соң биредә яңартылган укыту сыйныфлары булдырылган, бюджет урыннары саны да 15гә җиткән. Әмма, иң мөһиме, - биредә ресурс үзәге барлыкка килү, анда заманча тренажерларда индустриаль һәм агросәнәгать секторы өчен белгечләр әзерләнәчәк. "Республика өчен ресурс үзәкләре пәйда булу аеруча актуаль, чөнки хезмәт кешесе - сәнәгать икътисады үсеше нигезе. Моннан тыш, без күптән түгел җитди көрәштә 2019 елда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионтын үткәрү хокукын яуладык, бу һөнәри кадрлар әзерләү эшенә аерым җаваплылык өсти", - диде Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш политехник көллиятенә иң яхшылар рәтендә булырга теләп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International