Япония Россия белән Курил утраулары язмышы һәм тыныч килешү төзү турындагы сөйләшүләрне дәвам итә

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Япония, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның Итуруп утравына сәфәренә карамастан, Россия белән Курил утраулары язмышы һәм тыныч килешү төзү турындагы сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Бу хакта, "Новости" РМА хәбәр иткәнчә, 24 август көнне Япония хөкүмәте башлыгы Синдзо Абэ белдергән.

Япония премьеры билгеләп үткәнчә, төнья территорияләрнең кайсы илнеке булуы турындагы мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук Россия белән тыныч килешү төзү Токио мәнфәгатьләре өчен мөһим. Ул шулай ук проблеманы хәл итү өчен  сөйләшүләрне дәвам итәргә җыенуын әйткән.

Дмитрий Медведевның шимбә, 22 август көнне, Курил тезмәсенә кергән Итуруп утрауларына сәфәре рәсми Токиода канәгатьсезлек тудырды. Япония тышкы эшләр министры Фумио Кисида үзенең Россиягә сәфәрен кичектереп торырга карар итте. Элегрәк Япония хөкүмәте генераль секретаре Есихидэ Суга Медведевның сәфәре "японнарның милли хисләрен яралый" дип ассызыклаган иде.   

Мәскәүдә исә, ул визит болай да мөмкин түгел иде, чөнки килештерелмәгән, дип белдерәләр. Медведев үзе Курил утрауларына баруы белән канәгать булуын әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International