РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чарага республиканың территориаль сайлау комиссияләре һәм республика сайлауларында катнашучы сәяси партия вәкилләре чакырылган иде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары ТР Президенты вазифаларына кандидат Руслан Йосыповның ышанычлы кешесен теркәде, 2015 елның 13 сентябрендә ТР Президенты сайлауларын үткәргән вакытта сайлау бюллетеньнәрен әзерләү, җиткерү, саклауны контрольләүне тәэмин итү өчен эшче төркем составын, ТР Президенты сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетень текстын раслады, шулай ук башка мәсьәләләрне карады.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татарстанда сайлаулар барышын бәяләде, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
"Сездә сайлауларны лаеклы үткәрү өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган: законнар - РФ Конституциясе, федераль законнар, ТР Конституциясенә туры килә торган ТР Сайлау кодексы; югары әзерлектәге сайлау комиссияләре системасы булдырылган; дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, сәяси партияләр белән яхшы хезмәттәшлек бар. Сайлауларда сәяси партияләр катнашу буенча да, сездә узучы дискуссия темалары буенча да югары сәяси көндәшлек сизелә", - дип билгеләп үтте Леонид Ивлев.
Утырыш барышында РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары сәяси парти вәкилләренең сорауларына да җавап бирде. Аерым алганда, ул "Россия коммунистлары" партиясенең Чаллы сайлау комиссияләре белән хезмәттәшлегенә бәйле вәзгыятьне шәрехләде.
"Бар да закон буенча узарга тиеш. Ачлык игълан итү, биналарны басып алу - ул закон кысаларыннан чыга. Анда сайлау законы түгел, анда РФ Административ хокук бозулар кодексы һәм РФ Җинаять кодексы эшли башлый, - дип ассызыклады Ивлев. - Мәскәүгә әйләнеп кайткач, без генераль прокуратурага Чаллыда сайлаулар уздырган вакытта вакытта хокук тәртибен үтәүне тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать итәчәкбез".