ТР Дәүләт Советы Рәисе РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары белән очрашты

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев белән очрашты. Ул Казанга Татарстанда сайлау кампаниясе барышы белән танышу өчен килгән иде.

Татарстан парламенты башлыгы белән РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе төбәктәге сайлауларга әзерлек турында фикер алышты. Сүз сәяси партияләрнең алда көтелгән сайлауларда катнашуы, сайлау турындагы законнардагы яңалыклар, сайлау комиссиясе әгъзаларын өйрәтү турында барды. Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлләрнең тыныч булуын билгеләп үтте. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 10 августка барлыгы сәяси партияләрнең 68 төбәк бүлеге теркәлгән. ТР Президентына сайлауларда катнашу өчен 4 кандидат теркәлгән. Быел 2 шәһәр округы, 38 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлегендә узачак республика муниципаль сайлауларга 9 мең 418 кандидат теркәлгән. Сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр 7 мең 799 кандидатны күрсәткән, тагын 1 мең 619 кеше үз-үзләрен күрсәткән. 11 август белешмәсе буенча, 8 мең 869 кандидат теркәлгән, шул исәптән 7 мең 427се - сәяси партия һәм иҗтимагый берләшмәләрдән, Казанда исә - 194 кандидат.

Муниципаль сайлауларда 10 сайлау берләшмәсе катнаша, шул исәптән сәяси партияләрнең 9 төбәк бүлеге (КПРФ, «Россия коммунистлары Коммунистлар партиясе», «Бердәм Россия», ЛДПР, «Гадел Россия», Россия  ветераннар партиясе, «Яблоко», «Россия патриотлары», «Родина» партияләре), 1 «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International