"Бердәм Россия" партиясе генераль советы президиумы VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендә башлангыч тавыш бирү үткәрү турындагы нигезләмәне әзерләү буенча эшче төркем составын раслады.
Аның составына барлыгы 19 кеше - "Бердәм Россия" генераль советы һәм партиянең төбәк бүлекләре вәкилләре керде. Эшче төркем җитәкчесе - партиянең генераль советы секретаре Сергей Неверов сүзләренчә, эшче төркем составын билгеләгән вакытта аңа төбәк вәкилләрен җәлеп итү беренче урында торган, аларның тәҗрибәсе ачык башлангыч тавыш биргән вакытта файдалы булачак. Партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшче төркем составына Татарстаннан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кергән.
Кичә Әлмәттә ТР Дәүләт Советы Рәисе үзенең эшче төркемдә катнашуын шәрехләде. "Миңа "Бердәм Россия" генераль советы секретаре Сергей Неверов шалтыратты һәм аның сүзләренчә, тәҗрибәле сәясәтчеләрнең берсе һәм иң зур төбәк бүлеге секретаре буларак, әлеге эш төркемендә катнашырга чакырды. Мин риза булдым", - диде ул.
С.Неверов мәгълүматына караганда, эшче төркемдә катнашучылар исемлеге артырга да мөмкин. "Әлеге эшкә җирле һәм беренче бүлекләрнең аеруча актив һәм инициативалы секретарьларын һәм партиянең берничә әгъзасы - закон чыгару җыеннары рәисләрен җәлеп итәргә дигән тәкъдим бар", - дип аңлатты ул.
"Бердәм Россия" сайлаулы вазифаларга кандидатлар билгеләү өчен партия эчендәге тавыш бирүне 2006 елдан башлап үткәрә.