2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы була. Анда Казан дөньяның 22 иленең – Россия, Германия, Дания, Кытай, Польша һ.б. 200дән артык компаниясен бер урынга туплый.
Форумның эшлекле программасына геологоразведка һәм углеводородлар чыгару, нефть, газ, химия комплексы үсеше, сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык һ.б. мәсьәләләр буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, семинарлар кертелгән, дип хәбәр итәләр “Казан ярминкәсе”ннән.
Әлеге форум кысаларында “Нефть, газ, Нефть химиясе” XXII халыкара махсуслаштырылган, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” X махсуслаштырылган, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” V махсуслаштырылган, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәрелә. Соңгысы исә пластмасса һәм каучук күргәзмәсе булып, “Казан ярминкәсе” ААҖ белән “Мессе Дюссельдорф” дөньякүләм эре күргәзмә концернының уртак проекты икәнен билгеләп үтик. Аерым алганда, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – ул Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләре пластмасса һәм каучук индустриясе вәкилләренең фикер алышу, әйдәп баручы компанияләрнең мөмкинлекләрен презентацияләү өчен уникаль төбәк платформасы санала. Шуңа да Татарстан нефть, газ, химия форумында Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре башлыклары, Татарстан һәм Россия төбәкләре профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия нефть сәнәгатьчеләре берлеге җитәкчелеге, Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Казакъстан, Төркмәнстан, Германия, Канада, Колумбия, АКШ, Франция һ.б. илләрнең нефть, газ, химия тармагы экспертлары катнашуы көтелә.
Шул рәвешле, Татарстан нефть, газ, нефть химиясенә багышланган форум 2 сентябрьдә сәгать 10да рәсми ачыла. 3 сентябрь көнне сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр яңа буын җиһазлар һәм технологик проектлар презентацияләнә. 4ендә шушы ук вакытларда Татарстан Республикасы предприятиеләре технологлары, механиклары, энергетиклаыр, метрологларының бизнес-очрашулары планлаштырылган.