Кичә Казанның Совет районында 330 нчы номерлы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге “Таңсылукай” балалар бакчасы филиалы ачылды. Ясле төркемнәренә йөрүче балаларны, аларның ата-аналарын һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең педагогик коллективын “өй туе” белән бүген Казан мэры Илсур Метшин котлады, дип хәбәр итә мэриянең http://old.kzn.ru/ сайты.
Шәһәр җитәкчесе халык күпләп яши торган микрорайонда мондый заманча балалар бакчасын ачу зур шатлык булганлыгын билгеләп үтте. “Шәһәр көне һәм Республика көне алдыннан яңа объектлар ачу матур традициягә әйләнеп бара. Бүген без уңайлы микрорайонда яңа матур балалар бакчасы ачабыз”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Казан башлыгы филиалның биналарын һәм функциональ блокларын карады, персонал белән аралашып алды. Сабыйлар шәһәр җитәкчесенә балалар бакчасын ошатуларын җиткерделәр. Филиал турында ата-аналар да үз фикерләрен җиткерделәр. Төп өстенлекләре арасында балалар бакчасының уңайлы урында урнашуын билгеләп үттеләр – транспорт төеннәре һәм җәмәгать транспорт тукталышларына, шулай ук 330 нчы номерлы балалар бакчасының өлкән төркемнәре урнашкан бинасына да якын булуы аларга җайлы.
Зорге урамы буенча урнашкан “Таңсылукай” балалар бакчасы филиалының бер катлы бинасына 50 сабый йөри ала. Биредә алар өчен максималь рәвештә уңайлы шартлар булдырылган: җылы һәм якты бинада физкультура-музыка залы, методик кабинет, медицина блогы, җәмәгать туклануы блогы, кер юу бүлмәсе урнашкан. Ә территориядә тренажерлар, паровозлар, комлык һәм чәчәк түтәлләре белән спорт-уен мәйданчыгы ясалган.
Балалар бакчасы белән танышканнан соң шәһәр җитәкчесе сабыйлар катнашлыгында зур булмаган концерт программасын карады. Яшь казанлылар, музыкаль композиция һәм бию тәкъдим итеп, кунакларга үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Шулай ук “өй туе” белән балаларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров һәм “Акташ” ҖЧҖ генподрядчысы вәкиле котлады.