2016 елда Татарстанда авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе үтәчәк – ММЧ

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

2016 елда Татарстанда янә авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе үтәчәк, дип яза Чүпрәле районының “Туган як” газетасы.

Исәп алу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, ярдәмче хуҗалыклар һәм оешмаларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы производствосы өчен җир участоклары һәм терлекләре булган гражданнар хуҗалыклары, гражданнарның коммерциягә бәйләнеше булмаган бакчачылык, терлекчелек һәм дача берләшмәләренә кагыла.

Әлеге чара республикада 2016 елның 1 июленнән башланып 15 августына кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертелә басмада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International