Татарстанда 2,5 млн тоннадан артык икмәк суктырып җыелган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Урак өсте башланган көннән 1 млн 217,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу барлык күләмнең 78 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлки районында барлык мәйданнарның 94 процентында урып-җыю эшләре башкарылган. Апас районында әлеге күрсәткеч 93, Нурлатта 91, Буаада 90, Зәйдә 87 процентны тәшкил итә. Ә Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Кама Тамагы районы игенчеләренә эшләрне кызулатырга кирәк санала: аларда барлык мәйданнарның 60тан алып 71 процентында гына икмәк җыелган.