Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында урак өсте барышы турында бәян итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елның 29 августына 1,3 млн. гектардан 2,7 млн. тонна икмәк суктырылган. Бер гектардан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Балтач (33,4 ц/га), Әтнә (31 ц/га), Актаныш (30,5 ц/га) һәм башка районнарда уңыш аеруча зур. Ә Югары Ослан (16,1 ц/га), Бөгелмә (15,5 ц/га), Кама Тамагы (15 ц/га) районнарында, киресенчә, түбән.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, киләсе ел уңышына орлык салуга ихтыяҗ республикада 510 тонна тәшкил итә, шул исәптән сабанга иминият фондына - 316 мең тонна, уҗымга - 141 мең тонна. Көзге чәчүгә килгәндә исә, бүгенге көндә республикада әлеге эш 376 мең гектарда башкарылган, бу планның 58 процентын тәшкил итә.