2014 елда кече формалы хуҗалыклар 6,4 млрд сумлык 22 мең кредит алган. Бу алдагы ел дәрәҗәсенә карата 103 процентны тәшкил итә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматында.
2015 елда, финанс базарынданы тотрыксызлык аркасында, вазгыять кискен үзгәрде - кредитлар буенча процент ставкалары артты. Нәтиҗәдә, авыллардагы кече формалы хуҗалыклар 2 мең 153 кредит алган, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 14,6 процент тәшкил итә.