1 сентябрь көнне Питрәч районында 369 бала беренче сыйныфка килделәр. Алар өчен яңа кызыклы дөнья - мәктәп ишекләрен ачты. Ә Питрәчнең коррекцион, Богородск һәм Татарт Казысы мәктәпләре укучылары бу көнне яңартылган капиталь төзекләндерүдән соң ачылган биналарга укырга килделәр.