Татарстан Президентының еллык юлламасында IT-мәгариф һәм икътисадның реаль секторы һәм индустрия интеграциясе ихтыяҗы белән бәйле мөһим юнәлешләр билгеләнде.
Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышыннан соң ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде. Ул шулай ук республикада өченче махсус икътисади зона булдыруның мөһимлеге турында да фикер уртаклашты. «Татарстан – Россиянең өченче махсус икътисади зона булдыручы беренче субъекты. Без МИЗның кластер идарәсе механизмын сынаучы беренче төбәк булачакбыз. Бу икътисад үсешенең яңа тренды. Болар барысы да Президентның Хөкүмәтнең бу үсештә тукталып калмаячагына өметләнүен күрсәтә. Күп эшләр башкарылды, әле тагын да зур эшләр көтә", - дип тәмамлады сүзен Р.Шәйхетдинов.