Рубльнең бәясе, долларга караганда, бераз төште

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Бүген доллар берникадәр үсте, ә евро төште. Евро төшүе нәтиҗәсендә, Forex базарында рубль бәясе бераз үзгәрә, дип билгеләп үтә «Интерфакс».
Доллар буенча беренче килешүләр 65,58-65,7 сумга узды. Уртача минут ярымда курс 65,67 сум тәшкил итте, бу узган килешүләр белән чагыштырганда, 14 тиенгә югары. Евро 73,32 сум, ул 13 тиенгә төшкән. Бивалюта кәрзине 3 тиенгә арткан һәм 69,115 сум тәшкил иткән.
Доллар гамәлдәге рәсми курс дәрәҗәсендә калган, евро рәсми курстан 18 тиенгә югары.
Экспертлар долларның бераз артуын бердәм валюта төшүе белән бәйли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International