Татарстан мәгълүматлаштыру чыгымнарын 1,22 млрд сумга кадәр киметкән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Быел Татарстан мәгълүмат-коммуникация технологияләре үсеше өчен чыгымнарын 5,9 процентка кадәр кимрәк сарыф итәчәк. Бу хакта CNews Analytics әзерләгән Россия төбәкләренең мәгълүмат-коммуникация технологияләре чыгымнары рейтингында белдерелә.

Татарстан, мәгълүматлаштыру чыгымнарын кыскарту нәтиҗәсендә, рейтингта 6 урыннан 8 урынга төшкән. Республиканың узган ел мәгълүмат-коммуникация технологияләренә гомумчыгымнары 1 млрд 305 млн сум тәшкил иткән, агымдагы елда - 1 млрд 227 млн сум. Шулай итеп, чыгымнар 78 млн сумга кимегән.
Рейтинг лидерлары - Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Төмән һәм Самара өлкәләре.

Гомумән, 2015 елда Россия төбәкләре мәгълүмат-коммуникация технологияләре өчен 72,5 млрд сум сарыф иткән, бу, узган елга караганда, 15,4 процентка артыграк.

Рейтинг төбәк финанс ведомстволарының рәсми сайтларында дөнья күргән бюджет мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән. CNews аналитиклары рейтинг төзегәндә РФ субъектларының расланган бюджетларында күрсәтелгән мәгълүмат-коммуникация технологияләр чыгымнарын һәм федераль бюджеттан Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр субсидияләрен исәпкә алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International