“Заинскагрохим” ҖЧШ директорына хезмәт хакын тоткарлау буенча прокуратура тәкъдиме белән җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Тикшерүләр вакытында ширкәт директоры тарафыннан РФ Хезмәт кодексы таләпләре үтәлмәве, гражданнарның хезмәткә хокуклары сакланмавы ачыкланды. Директор эшләгән өчен хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләми. Хезмәт хакын 3 айдан артык тоткарлау нәтиҗәсендә җыелган бурыч 1 млн 639 мең 607 сум тәшкил итә – бу 33 кешенең 3 айлык хезмәт хакы дигән сүз. Эш, алга таба карау өчен, тикшерү органнарына юлланган.