Татарстан Президенты "ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында"гы Указ имзалады

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 25 сентябрьдә, "ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында"гы Указны имзалады.

ТР Президенты сайтына урнаштырылган документта, 2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган юбилей чаралар үткәреләчәк, диелгән.

ТР Министрлар Кабинетына өч айлык срокта бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү, шул уңайдан кирәкле чаралар кабул итү буенча оештыру комитеты булдыру турында тәкъдимнәр әзерләү йөкләнгән.

ТР Дәүләт Советына һәм республиканың муниципаль берәмлек башлыкларына бәйрәм итүдә катнашырга тәкъдим ителә.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына ТАССР оешу юбилеен яктырту йөкләнгән.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International