ТР Президенты Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.

Очрашуда яклар күптөрле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, профсоюз оешмаларының хезмәт законнарын үтәү һәм хезмәт шартларын яхшырту кысаларында, контрольда тотучы органнар һәм республиканың хакимият структуралары белән элемтәсе турында сүз барды.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International