Татарстан Президенты экологик йөкләнешне киметү эшләрен көчәйтергә йөкләмә бирде

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Экологик йөкләнешне киметү эшләрен көчәйтү чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итү зарур. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юлламасы мөрәҗәгатен укыганда шундый йөкләмә бирде.

"Яшәү өчен уңайлы шартлар тәэмин итүдә  әйләнә-тирә мохит чиста булу мөһим. Бу очракта гражданнарның экологик куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү, табигать ресурсларын саклау һәм нәтиҗәле куллану өстенлекле бурыч булып тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстанда чынга ашырыла торган бер генә проект та экологик экспертизадан башка узмый, дип ассызыклады ул.

"Экологик йөкләнешне киметү эшләрен көчәйтү чараларын чынга ашыруны дәвам итү зарур, - дип йөкләмә бирде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, бүген төрле категориядәге калдыклар арту проблемасы кискен тора. Ел саен гамәлдәге полигоннарга йөкләнеш арта, шул ук вакытта санкцияле булмаган полигоннар саны да кимеми. - Бүгеннән үк калдыкларны урнаштыруның нәтиҗәле системасын булдыру зарур", - дип саный республика лидеры.

Ул чистарту корылмаларының ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләве зарурлыгын белдерде. "ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына муниципалитетлар белән бергә тиешле программалар эшләргә кирәк, бу, барыннан да элек, гамәлдәге чистарту корылмаларын төзәтү һәм реконструкцияләүгә кагыла", - дип йөкләмә бирде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International