Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ульяновскига эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты - РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушевның уртак күчмә киңәшмәсендә катнашу.
Чарада шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Киңәшмәдә суны куллану өлкәсендә законга каршы эшчәнлек алып баруга каршы һәм су ресурсларын куллануның нәтиҗәлеген күтәрү чараларын эшләү темасы кузгатылачак. Шулай ук оборона-сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә караячаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.