Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Бокс федерациясе вице-президенты, "Бокс дөньясы" промоутер компаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Рябинский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Әңгәмәләшү барышында яклар 4 ноябрьдә Казанда зур күләмле бокс кичәсен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "ТР бокс федерациясе" иҗтимагый оешмасының попечтельләр советы рәисе, ТР Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.