Татарстанның Әлмәт районы башлыгы сайланды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә муниципаль районның яңа чакырылыш Советының беренче сессиясе узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Көн үзәгенә Әлмәт районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде. Бу вазифага Айрат Хәйруллин кандидатурасы тәкъдим ителде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Айрат Хәйруллин, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында кыска вакыт кына эшләвенә карамастан, үзен зиһенле һәм максатчан җитәкче буларак күрсәтте, дип билгеләп үтте. "Аның кандидатурасын Татарстан Президенты да хуплый", - дип ассызыклады сәясәтче.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Хәйруллин 100 процент тавыш җыйды һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы итеп сайланды, дип хәбәр итә ӘМР башлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International