Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Илдар Халиковны ТР Премьер-министры итеп раслау турындагы тәкъдимне карауга тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Артем Прокофьев хәбәр итте.
Искәртеп үтик: бүген V чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы уза. ТР Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын караудан тыш, депутатларга вице-премьерлар кандидатураларын да расларга кирәк булачак.
Бүгенге утырыш көн тәртибенә президиум тарафыннан барлыгы 23 мәсьәлә чыгарылган иде.