ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы башланды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бу минутларда ТР парламенты бинасында бишенче чакырылыш  Дәүләт Советының унынчы утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнаша.

Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов депутатлар каравына Премьер-министр вазифасына Илдар Халиков кандидатурасын кертте. Әлеге минутларда шушы мәсьәлә карала. Шулай ук, сессия кысаларында, ТР вице-премьерлары кандидатуралары расланып, ТР Министрлар Кабинетының яңа составы формалашачак.

Иң элек көн тәртибенә 23 мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән 13 ТР закон проектлары һәм төбәкләрнең 6 закон чыгару инициативалары. 9 закон проекты беренче укылышка әзерләнгән, 2 нче укылышка – 3 закон проекты.

Комитет рәисләренең өстәмә мәсьәләләрне кертергә дигән тәкъдимен исәпкә алып, көн тәртибе 69 мәсьәләдән гыйбарәт булып, яңача расланды.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең “Гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләре үтәлеше буенча эшчәнлек турында” хисабы тыңланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International