Александр Тыгин: "Татарстан Президенты юлламасында яшелүзәнлеләр өчен мөһим мәсьәләләр кузгатылды"

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советына Татарстан Президенты юлламасы - ул, һәрвакыттагыча, эшкә таяныч-кулланма. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгына, V чакырылыш ТР Дәүләт Советының XI утырышыннан соң, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин белдерде.

"Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасын игътибар белән тыңладык. ТР Президенты юлламасында яшелүзәнлеләр өчен мөһим мәсьәләләр кузгатылды. Бу,"Иннополис" махсус икътисади зонасының өченче мәйданчыгы буларак, Зөя логистика үзәге статусы, үсеш территориясен булдыру, ишегалларыбызны төзекләндерү. Зөя логистика үзәге буенча эш - ул төгәл заявкалар һәм проектлар; үсеш территориясе буенча - туры инвестпроектлар. Ишегалларын төзекләдерү буенча финанслау, контроль механизмын табыгыз, диде Президент. Ишегалларын төзекләндерү - планлаштыру поректлары һәм финаслау белән бәйле көндәлек эш", - дип тәганеләде Тыгин. Яшел Үзән мэры сүзләренә караганда, бүгенгә шәһәрдә төзекләндерүгә мохтаҗ 147 ишегалды ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International